textbase

Тонге сэяхэт

Исполнитель: Зульфат Хаким

0 просмотров
Опубликовано:

Текст песни

Шрифт: 16px
Төн ябынгач йолдызлы юрганын, Дәшә мине шигыр-төнгизәр. Көмеш сулы яп-якты елгада Бер кечкенә салда мин йөзәм. Ике яктан кычкыралар миңа, Яңгыратып ярлар арасын; Сал чайкала, йөзә бата-калка, Ләкин килми ярга борасым. Җырларымнан үрелгән салымда Дулкыннар да - уен-шаяру. Җирдәгеләр тора аптырап - Уемда юк җиргә таяну. Ике яктан кычкыралар миңа, Яңгыратып ярлар арасын; Сал чайкала, йөзә бата-калка, Ләкин килми ярга борасым. Тик һәрвакыт таң атарга ашыга, Гүя мине кояш сагына. Көн, шатланып, суза кулларын Минем нәни, кыю салыма. Ике яктан кычкыралар миңа, Яңгыратып ярлар арасын; Сал чайкала, йөзә бата-калка, Ләкин килми ярга борасым.

Об исполнителе

З
Зульфат Хаким

Посмотреть все песни

Все песни исполнителя